Без хатын-кыз..нечкә күңел белән Яшибездер барсына да сукыр ышанып Бу катлаулы авыр тормышларда Һәрвакытта җирдә ямь табып.. Без Хатын-кыз..кайчак усал,кырыс Шулай өйрәтә шул замана Ничек булса шулай кабул итеп Тырышабыз яшәү өчен без дә дөньяда Без Хатын-кыз артык сабыр,түзем Булалабыз кирәк чакларда Дөрес кенә яшибез дип әйтмим Була торганнардыр хата да Без Хатын-кыз,нәфис гүзәл затлар Табигатьтән нечкә күңелле Колак белән ишетеп яратабыз Назлы матур иркә сүзләрне.. Без Хатын кыз!Бераз сәербез дә Холыксыз да кайчак булабыз Тик аңлагыз көчле иңнәр безгә Кирәклеген һәрчак тоябыз! Без Хатын-кыз!Иң мөхиме Ана Яшәү,гомер биргән балага Зур ихтирам,хөрмәт белән кара Олы исем йөрткән АНАГА! Без хатын-кыз..АЛЛА безне Кәкре кабыргадан яраткан. Онытмагыз артык турайтам дип Үкенерсез ялгыш сындырсаң.. Без Хатын-кыз,көчле,көчсез, Чибәр сөйкемле..Үзебезчә аңлый ала торган Акылыбыз да җиткән шикелле.. Яратыгыз безне чын күңелдән Йөрәкләргә яра салмагыз! Сезнең яратуны аңлый алсак Без бәхетсез җирдә булмабыз! Венера Мәхмүтова

Теги других блогов: хатын-кыз күңел Венера Мәхмүтова